Минем этием

Возрастные группы:
Нет

Кем сымак дип әйтәем

Кем сымак дип әйтәем

Нәрсәгә охшатаем,

Әкият батыры сымак

Кыю минем әтием

Иң акыллы, иң көчле

Иң шәп минем әтием!

Шуңа да җир шарыннан

Горурланып атлаем.

Көн буе акча эшли

Күчтәнәч алып кайта,

Әниемне, туганымны

Мине дә нык ярата.

Төгәл генә үтибез

Әтием йомыш кушса,

Әтиебез иң өлкәне

Ул безнең өйдә хуҗа.

Скачать: Audio iconminem_etiem.mp3
23:01
68
Яндекс.Метрика